Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Лаеш районында балаларның ял итү шартларын тикшерде

«Волга» яшьләр үзәгендә эш визиты белән Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина булды.

Эш визиты барышында Марина Александровна лагерьның эчтәлегенә һәм эшен оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү тәртибе белән танышты. Эшлекле сәфәрендә аны Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов озата йөрде. Сәфәр барышында балалар кабул итү шартларына, тиешле профилактик прививкалар булуга, яшәү шартларына, шәхси гигиена чараларын үтәүгә, туклануны оештыруга игътибар бирелде.

Марина Патяшина җәйге сәламәтләндерү кампаниясе барышында инфекцияләрне һәм азыктан агулануларны булдырмау максатында профилактик һәм эпидемиягә каршы чаралар оештыру һәм үткәрү эшенең мөһимлеген ассызыклады.
Фото «Идел» яшьләр үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Лаеш районында балаларның ял итү шартларын тикшерде