Татарстан унынчы тапкыр «Интернетка рәхмәт» конкурсында җиңүче булды
Имәнкискә авылында яшәүче Кәүсәрия Гаянова «Мин — интернет-йолдыз» категориясендә беренче урынны алды.
Татарстан Республикасы «Интернетка рәхмәт-2025» конкурсында «Иң актив төбәк» номинациясендә җиңеп, чираттагы тапкыр үзенең лидерлыгын исбатлады. Бу инде төбәкнең әлеге конкурста унынчы җиңүе.
Быел конкурска Татарстанда яшәүчеләрдән 1083 эш керде — бу гаризаларның 20% ка якыны дигән сүз. Катнашучыларның уртача яше – 65, ә иң өлкән конкурсантка — Әлмәттән Наҗия Гыйләҗевага — 91 яшь.
Татарстан вәкилләре шулай ук индивидуаль номинацияләрдә җиңүчеләр рәтенә керде. Лаеш районының Имәнкискә авылыннан Кәүсәрия Гаянова «Мин — интернет-йолдыз» категориясендә беренче урынны алды. Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылыннан Фирдәүсә Яфизова «Җиңүгә 80 ел: геройлар турында тере хәтер» номинациясендә бронза медаль иясе булды.
Конкурс турында
Компьютер грамоталылыгын үзләштерүдә пенсионерларның шәхси казанышлары буенча «Интернетка рәхмәт-2025» Бөтенроссия интерактив конкурсы 2025 елның 21 апреленнән 10 ноябренә кадәр уздырылды. Конкурсны өлкән яшьтәге гражданнарның компьютер һәм интернет грамоталылыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыру координация үзәге ярдәмендә «Ростелеком» һәм Россиянең социаль фонды оештыра.
Анда пенсионерлар һәм 50 яшьтән өлкәнрәкләр катнашты, алар компьютер һәм интернет белән эшне үзләштерделәр яки махсус белем бирү курслары үттеләр.
Актив позицияле кеше
Кәүсәрия Гаяз кызы Гаянова — энергияле һәм үз эшенә тирән бирелгән шәхес. Бай тәҗрибәле педагог, ул хезмәттәшләре һәм укучылары тарафыннан танылуга лаек. Бүләкләре арасында:
• «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
• «РСФСР мәгариф отличнигы» исеме;
• «Татарстан Республикасы Атказанган мәктәп укытучысы» дигән мактаулы исем;
• Р. Фәхреддин исемендәге республика премиясе (2014 ел);
• «Россия патриоты» конкурсында җиңү (2015 ел).
Инде унынчы ел рәттән Кәүсәрия Гаяз кызы «Интернетка рәхмәт» конкурсында катнаша һәм, үзенең үрнәге белән өлкән яшьтәге кулланучыларны яңа казанышларга рухландырып, һәрвакыт югары нәтиҗәләр күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев