Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертелә
Татарстанның 43 районында гадәттән тыш хәл режимы эшли башлады. 3 июльдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле боерыкка кул куйды. Документ республика Хөкүмәте порталында урнаштырылган.
Гадәттән тыш хәл кертүнең сәбәбе республикада корылык булу. Ул чәчүлекләргә тискәре йогынты ясый. Гадәттән тыш хәл режимы «азык-төлек куркынычсызлыгын булдырмау» өчен кертелә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль районнар башлыкларына түбәндәге чараларны күрергә киңәш итте:
— халыкка ММЧ аша гадәттән тыш хәл режимы кертелүе турында хәбәр итәргә;
— гадәттән тыш хәлне бетерү буенча эшче төркемнәр һәм комиссияләр составын билгеләргә;
— биш көн эчендә чаралар планын әзерләргә.
Чаралар планын биш көн эчендә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерләргә тиеш.
Бу ел коры булып чыкты, бу иген культураларының уңышын киметүгә китерә. Мәсәлән, июньдә 15 мм явым-төшем яуган, норма 60 мм. Июльдә шулай ук аз күләмдә явым-төшем фаразлана. Татарстанда шулай ук урманнарның янгын куркынычы зур булу сәбәпле кисәтү кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев