Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Татарстандагы ярминкәләрдә 200дән артык үзмәшгуль 2 млн сум акча эшләгән

«Минем бизнес» үзәге милли проект кысаларында товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итү өчен бушлай мәйданчыклар оештырды.

2025 ел башыннан Татарстан Республикасында үзмәшгульләр өчен «ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды» оешмасының «Минем бизнес» үзәге оештырган махсуслаштырылган ярминкәләр узды. Чаралар «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында үткәрелде һәм 200дән артык эшмәкәргә үз продукциясен киң аудиториягә бушлай тәкъдим итү мөмкинлеге бирде.

23-25 май көннәрендә Казанда Россия эшмәкәрлеге көненә багышланган «Мин -  Татарстан" ярминкәсе аеруча зур булды. Анда 120 үзмәшгуль катнашты. Шул ук исемдәге тагын бер ярминкә Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылды һәм 40 катнашучыны берләштерде.

Барлык оештырылган мәйданчыкларда сатудан эшмәкәрләрнең гомуми кереме 2 миллион сумга якын — 1,984 миллион сум тәшкил иткән. Бу инициативалар үзмәшгульләргә турыдан-туры керем алырга гына түгел, ә үз эшләренең танылуын арттырырга, шулай ук яңа сатып алучылар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эшмәкәрлек секторына ярдәмнең әһәмиятен ассызыклады: 

"Эшмәкәрлек яңа эш урыннары булдыра, салым керемнәрен арттыра, инновацияләргә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Әмма иң мөһиме, бу уңышлы, бәйсез, үзгәрешләргә һәм алар өчен җаваплылык кабул итәргә әзер кешеләрне формалаштыра. Илебезнең киләчәге һәм республикабызның иминлеге нәкъ менә эшмәкәрләр кулында дип ышанам!».

Ярминкәләр уздыру төбәктә кече бизнесны һәм үзмәшгульлекне үстерү өчен уңайлы мохит булдыру буенча системалы эшнең бер өлеше булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #камскаяновь#камаягы#жизньвлаишево