Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Татарстанлылар курьер эшен яшүсмерләр өчен иң уңайлысы дип саный

Республика халкы балигъ булмаганнар өчен иң яраксыз һөнәр дип аш-су остасын, администратор, сатучы-консультантны һәм колл-үзәк операторын атады.

Россиянең иң зур онлайн-рекрутинг платформасы hh. ru тикшеренүләр хезмәте татарстанлылар фикеренчә, 18 яшькә кадәрге дәгъвачыларга нинди һөнәрләр күбрәк туры килә икәнен ачыклады. Сораштыру 2023 елның 22-31 маенда 3157 Россия дәгъвачысы арасында уздырылган.

Татарстанлылар фикеренчә, яшүсмерләргә курьер (54%), реклама промоутеры һәм ябыштыручы (52%), волонтер (43%) эше иң туры килә. Республика халкы балигъ булмаганнар өчен иң яраксыз һөнәр дип аш-су остасын, администратор, сатучы-консультантны һәм колл-үзәк операторын атады.эш

«Башка » вариантлары арасында сораштыруда катнашучылар Junior-программист, аниматор, дизайнер, җыештыручы, журналист, кече фәнни хезмәткәр, яшелләндерүче, почтальон, бала караучы, вожатый, слесарь һәм машина юучы кебек һөнәрләрне күрсәтәләр.

Шул ук вакытта балалары булган Идел буе респондентларының 71 проценты, аларга 18 яшькә кадәр эш табарга киңәш итәр иде, бары тик 20 проценты гына мондый киңәштән тыелып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы студентлар өчен эш