«Татнефть Профсоюз» дан профсоюз кунаклары Лаеш музеенда булдылар
Кунакчыллыгы һәм профессиональлеге белән танылган Лаеш музее кунакларга бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белергә мөмкинлек бирде.

«Татнефть Профсоюз» Әлмәт төбәкара профсоюз оешмасы вәкилләре Лаеш ягының Г.Р. Державин исемендәге музеенда булдылар. Кунаклар өчен музей заллары буйлап мавыктыргыч экскурсия уздырдылар.

Музей экспонатлары белән танышканнан соң кунаклар «Кама диңгезе» буйлап йөрергә чыктылар. Аннары аларны «Семрук-Белые горы» мәдәни — рекреацион кластеры көтте. Бу урын "Зөләйха күзләрен ача«сериалы төшерү өчен локацияләрнең берсе.

Лаеш музее кунакларны җылы кабул итте, аларга яңа һәм кызыклы нәрсәләр белергә мөмкинлек бирде.

Музейга визит һәм «Кама диңгезе» һәм «Семрук» гүзәлекләре белән танышу «Татнефть Профсоюз» вәкилләрендә якты тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев