Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Урта Девятовода Коваль истәлегенә Татарстанның 9 районыннан 50 укучы катнашында республика конференциясе узды.

Бүген, 2026 елның 14 мартында, Урта Девятово авылы мәктәбендә язучы Юрий Иосифович Коваль истәлегенә багышланган IX Республика фәнни-гамәли конференциясе булып үтте.

Бу хакта редакциягә мәктәп директоры Алёна Жесткова язды.
Конференция эшчәнлеге укучылар өчен түбәндәге секцияләр буенча оештырылды:
«Ул балачакта калды» (Ю. И. Коваль иҗаты буенча тикшеренү эше)
«Язучы иҗаты буенча иң яхшы тикшеренү эше»
«Туган якны өйрәнү»
«Буктрейлер. Россия тарихындагы каһарманлык вакыйгалары әдәбиятта, тарихта, сынлы сәнгатьтә»
Педагогик хезмәткәрләр өчен конференция кысаларында аерым чаралар үткәрелде:
Заманча балалар әдәбияты буенча методик эшләнмәләр секциясе (рус теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныфлар, туган тел һәм туган әдәбият, тарих укытучылары өчен)
Рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен фәнни-методик семинар. Темасы: «Әдәбият дәресләрендә инновацион методлар һәм эш формалары — укучыларда шәхси сыйфатлар формалаштыру һәм укуга кызыксыну уяту чарасы буларак».
Конференциядә Татарстанның Лаеш, Чистай, Югары Ослан, Алексеевск, Биектау, Арча, Нурлат, Баулы һәм Балтач районнарыннан укытучылар һәм укучылар катнашты.
Чараның кунаклары:
Гөлфия Рәис кызы Мортазина — «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» ДПО ГАОУсының тәрбия һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе мөдире.
Гөлнара Равил кызы Исмагыйлева — «Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ методисты.
Конкурска укучылардан 34 эш, ә укытучылардан 21 эш тапшырылды.
Конференция кунаклары өчен мәдәни программа оештырылды:
К. Васильев картиналар галереясе экскурсоводы Галина Петровна Кораблёва Алексей Саврасовка багышланган «Сынлы сәнгатьнең бөек осталары» циклыннан күчмә лекция үткәрде.
Директор киңәшчесе Л. Н. Миляшова «Язгы илһам» дип аталган рәсем ясау буенча мастер-класс уздырды.
«Тавлеи» берләшмәсе җитәкчесе И. О. Пулялина балалар өчен өстәл уены оештырды.
— Ю.И.Коваль истәлегенә багышланган конференция «Заманча мәгариф киңлегендә тәрбия: тенденцияләр, технологияләр, үсеш векторлары» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясенең бер секциясе булып тора, — дип өстәде Алёна Петровна.
Конференциядә җиңүчеләрне, призерларны һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев