Туристларның чираттагы килүе турында Атабай мәдәният йорты режиссеры Әлфия Якупова сөйли.

— Безнең Атабай мәдәният йортында Казан инновацион университеты студентлары белән искиткеч очрашу узды.

Без балаларга үзебезнең татар мәдәнияте, буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләр турында рәхәтләнеп сөйләдек. Аларның кызыксынуын һәм мавыгуын күрү бик шәп иде!
Кунакларыбыз буш кул белән килмәгән: безгә татар фольклоры, халык уеннары һәм үз институтлары турында китаплар бүләк иттеләр.

Мондый очрашулар бик мөһим, чөнки тарихыбызны нәкъ менә шулай саклыйбыз һәм туган якка мәхәббәтебезне яшьләргә тапшырабыз.
Казаннан студентларның килүе — безнең мәдәниятнең тере һәм кызыклы булуын раслый!
Күбрәк фото түбәндә, мәкалә галереясендә
Нет комментариев