Изге эш: волонтерлык һәркемгә ачык!
Район мәгариф бүлегендә волонтерлыкны үстерү турында очрашу узды.
«ТР иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» КБО директоры урынбасары Гүзәл Ганиева мәгариф учреждениеләре лидерлары белән яшьләрне волонтерлык эшенә җәлеп итү ысуллары, төрле яшьтәге төркемнәр өчен иреклелекнең өстенлекләре, «көмеш» волонтерларның нәтиҗәлелеген бәяләү һәм аларга ярдәм итү турында фикер алышты. Очрашу җитәкчеләргә яшь буынга игелек һәм җаваплылык кыйммәтләрен сеңдерү өчен гамәли кораллар бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев