2024 елда Лаеш «Кеше приюты»нда 11 меңнән артык кайнар төшке аш әзерләгәннәр
җәмгыять

2024 елда Лаеш «Кеше приюты»нда 11 меңнән артык кайнар төшке аш әзерләгәннәр

2024 ел нәтиҗәләре буенча «Кеше приюты» волонтерлары тарафыннан 11 300 порция кайнар төшке аш әзерләнгән.

«Кеше приюты» ның үзенчәлеге шунда ки, кайнар төшке аш адреслы таратыла. Көн саен аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар, мохтаҗлар, өчтән артык бала һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ялгыз аналар һәм әтиләр туклана. Шулай ук ярдәмне тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы чит шәһәр балалары гаиләләре һәм хастаханә пациентлары ала.

Волонтерлар якшәмбедән кала көн саен кайнар төшке аш ташыйлар. Моның белән активистлар — мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылары, тернәкләндерү үзәге белгечләре, медицина хезмәткәрләре, көллият студентлары һәм эшмәкәрләр шөгыльләнә. Хөрмәтле волонтерларны — өлкән буын вәкилләрен билгеләп үтәсе килә.

«Кеше приюты» волонтерлары — ул тәрбияләнүчеләрнең проблемаларына битараф булмаган һәм аларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер кешеләр.
Фото: Лаеш мөхтәсибәте


2024 елда Лаеш «Кеше приютында » 11 меңнән артык кайнар төшке аш әзерләгәннәр

Нет комментариев