Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Аларның маскировка челтәрләре сугышчыларыбызны коткара: районның өлкән буыны фронтка ярдәм итә

Репортаж вакытында Лаеш районы осталары 1600 челтәр үреп, фронтка җибәргән иде инде.

Көндез район мәдәният йортында кеше булмый, бары тик, бинаның икенче катыннан гына сөйләшкән һәм һәм тыныч кына җырлаган тавышлар ишетелә. Район мәдәният йортының икенче катындагы ике кабинетта эш кайнап тора. Ул монда безнең мобилизацияләнгән һәм контрактлы егетләр махсус хәрби операция зонасына китә башлаганнан бирле тукталмады.


Лаешта беренче булып пенсия яшендәге хатын-кызлар теләк белдерделәр, аларны ветераннар дип атарга була. Фронтка ярдәм итәргә теләделәр. Эшне бик тиз аңладылар — егетләргә маскировка челтәрләре һәм костюмнар кирәк. Һәм эш җайланды. Кайберләре кайчы һәм лекалога тотына, икенчеләре кулдан эшләнгән станокка баса, кемдер тегү машиналарына утыра. Өйрәнәләр, схемалар эзлиләр, элемтәләр урнаштыралар, тукыма җыялар. Алар бу эшнең чын остасына әверелделәр — алар, хәтта, авыл хатын-кызларын да бу һөнәргә өйрәттеләр. Аларның челтәрләре фронтта бик кадерле санала, квадрокоптерлар бу челтәрләрне, завод челтәрләреннән аермалы буларак, күрмиләр, дип әйтәләр.

Бер кабинетта мин «Кама таңнары» хор коллективында катнашучы танылган җырчыларыбызның күңелле компаниясен күрдем. Алар инде күптән инде тегүче функцияләрен үзләштерделәр, челтәрләр үрү өчен тасмалар әзерләү белән шөгыльләнәләр. Көн саен, алар монда җәмәгать эшенә киләләр. Башта тасмаларны кемдә нәрсә бар: тюль, япмалар, тукыма кисәкләре, шуларны өйдән алып килеп кисәргә туры килә. Бүген бу процесс уңайлаштырылган. Осталарга зур тасма бабиналары китерелә, аларны кирәкле размерда кисәләр һәм төеннәр бәйләү өчен буйлар ясыйлар. Монда алар эшли дә, ансамбль репетициясе дә бар. Җыр белән эш тә җиңелрәк, һәм күңелдә дә яктырак.

Лаеш районы Ветераннар советы рәисе Лидия Грабалина, җәмәгать мәшгульлегенә карамастан, көн саен цехтагы дуслары белән бергә эшли. Лидия Петровна биредә отпускка кайткан егетләр белән очрашуларның ничек күңелгә үтеп керерлек булуы турында сөйләде. Алар бергәләп чәй эчәләр, аралашалар һәм үзләре адресына булган рәхмәтләрдән елап та җибәрәләр. Чөнки аларның маскировка челтәрләре безнең егетләрне коткара. Аларны дошманнарга күренмәслек итә. Ул минем белән бу очрашуларның фотолары белән бүлеште. Шуннан соң оныклары һәм оныкчыклары булган бу хатын-кызларның «канатлары үсә» һәм алар үз эш урыннарына «очалар».

Икенче кабинетта миңа челтәр өстендә эш тәмамлануның тантаналы мизгелендә катнашырга насыйп булды. Бәйләүчеләр соңгы үрнәкләрне схема буенча бәйләгәндә, мин аларның берсе — Рәисә Хәбибуллина белән сөйләшә алдым.

Күп кенә танышлар бездән: «Сезгә бернәрсә дә түләмиләрме? » - дип сорыйлар." — һәм күп кеше монда бушлай, җан һәм йөрәк чакыруы буенча эшләвебезгә бик гаҗәпләнәләр, — дип уртаклашты минем белән Рәисә Абдулловна. Ул миңа олы буынның фронтка ярдәм итүдә үз һөнәрен тапкан герой Лаеш хатын-кызлары турында сокланып сөйләде. Менә аның янына,- үрү буенча күршесе Валентина Моисееваны күрсәтеп,- җәй көне Мәскәүдән кияве — генерал кайткан иде! Өйдә кунаклар булуга карамастан, ул барыбер монда килеп йөрде. Оныклары белән бергә килгән һәм аларны бераз эшкә җәлеп иткән. Ә Бибинур апа Кудашева — дип үз хикәясен Рәисә Абудулловна дәвам итә,- ул Казахстаннан, аңа 77 яшь, һәм ул кичләрен даими рәвештә монда йөри. — Светлана Кульментьева апаларын алып килде, гаилә подряды белән эшләделәр. Хәтта җәй көне дә, бакчаларда эшләүгә карамастан, бу иң мөһим эшне беркем дә ташламады. Ольга Колягинаның әнисенә 90 яшьтән артык, ул аны карый һәм һәр буш минутында бирегә эшкә йөгерә. Әлфия Хамматова Лаешка күптән түгел генә күченеп килгән һәм безне үзе тапкан, бик ярдәм итәргә теләгән, аның абыйсы сугыша. Рәисә Абдулловна, Валентина Илларионова, Валентина Кизима, Любовь Юрманова, Фәния Мәүлина, Гөлназ Хәйруллина, Лидия Галимҗанова, Закирә Әхәтова һәм башка хезмәттәшләре — тыл хезмәткәрләре турында озак сөйли ала. Алар турында ул мөһим сүзләр әйтте: «Бу гади кешеләр. Алар үлән кебек, агачлар кебек... Алар давыл булса да бирешмәячәкләр, алар белән берни дә булмаячак. Бик нык һәм батыр кешеләр.» 

Лаеш районында андый хатын-кызлар күп. Алар җитәкчеләр ризалыгы белән Столбище, Орел, Атабай, Сокуры, Александровка, Рождествено, Никольски, Имәнкискә авыл мәдәният йортларында эшлиләр. Алар барысы да, шулай ук, челтәрләр үреп торалар, ә Кече Елгада яшәүче хатын-кызлар маскировка челтәрләренең кырыйларын үреп торалар. Ә бу хатын-кызлар барысы бергә илнең җиңүе өчен эшлиләр.

Репортаж вакытына Лаеш районы осталары тарафыннан 1600 челтәр үрелгән һәм фронтка җибәрелгән иде инде, шуларның 331е Лаешның үзендә ясалган. Мин килгән көнне 332нче челтәр тәмамланды. Һәм бу тантаналы мизгелне мин фотога төшереп алдым. Эш тәмамлангач, процесста катнашучылар һәрвакыт үз эшләнмәләре фонында фотога төшәләр. Бурыч үтәлүдән канәгатьлек хисе тоеп, алар ятьмәне капчыкка төяп, анда сугышчылар өчен кечкенә бүләкләр салалар һәм фронтка җибәрәләр. Бу челтәр гомерләрне саклап калачак һәм сугышчыларга үз хәрби бурычларын үтәргә ярдәм итәчәк дип ышаналар. 

Иртәгә алар яңа челтәр башлаячаклар. Һәм шулай һәр көн — җиңүгә кадәр, ә ул, һичшиксез, безнең якта булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция СВОга ярдәм