Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Альберт Кольцов белән Яхшылык дәресе

Олы Кабан авылында яшәүче активист, җәмәгать эшлеклесе, язучы Альберт Кольцов академик Андреев Валентин Иванович исемендәге Олы Кабан урта мәктәбендә чираттагы очрашу үткәрде.

Превью авторы- Людмила Никифорова.

Укучыларның Альберт Кольцов белән очрашуы турында редакциягә «Гамәли торак-коммуналь хуҗалык мәктәбе» н булдыру инициаторы Владимир Андреев язган.

Бу юлы дәресләр дүрт башлангыч сыйныфта узды. Очрашуда 100 дән артык укучы катнашты.

Белешмә өчен

Альберт Кольцов волонтерларның «Мәктәптә торак дәресе» профориентация дәресләре кысаларында укучылар белән берничә тапкыр очрашу үткәрде. Олы Кабанда да, Чувашия мәктәпләрендә дә чыгыш ясады: Бичурино авылында һәм туган Октябрьское авылында.

Альберт Миронович мәктәп укучылары белән аралашканда үзенең язучылык эшчәнлеге, төзүче һөнәре, спорт белән мавыгуы турында сөйләде. Ә аннары үзенең яңа китабын — «Разговор о птицах» ны тәкъдим итте.

Укучылар бик күп яңа мәгълүмат алдылар. Язучы аларның сорауларына җавап бирде, аннары мәктәпкә кошлар турындагы китабын бүләк итте.

Очрашу Олы Кабан авылында туган академик В. И. Андреевка багышланган истәлекле экспозиция янында фотосессия белән тәмамланды.

Белешмә өчен

Белем көнендә, 2024 елның 2 сентябрендә, академик Валентин Андреевның улы, «Логос» нәшрият йорты директоры Максим Андреев Альберт Кольцовны «Мәгарифтәге казанышлары өчен» истәлекле медале белән бүләкләде.

Владимир Андреев инициативасы белән безнең «Камская новь» рубрикасында торак-коммуналь хуҗалык проблемалары буенча бушлай консультация ярдәме хезмәте эшли. Тел.8-917-227-05-54.

Исегезгә төшерәбез, ярты гасырлык стажы булган торакчы Владимир Андреев — «Хуҗа булып яшә» һәм «Торак дәресләре» социаль юнәлешле проектлар авторы. Проектлар «ДомСервис» тарафыннан волонтерлык хәрәкәте тәртибендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Альберт Кольцов белән Яхшылык дәресе