Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

«АрхПикник» — иҗат итү вакыты

Икенче елын инде Кама һәм Волга кушылган матур урында җирле скульпторларның эшләре күргәзмәсе үткәрелә

Ландшафт, табигать белән кушылуны аңлаткан ленд-арт стилендә эшләнгән эко-фигуралар, Лаеш районының иң матур тыюлык урынында — Атабай авылында барлыкка килде.

Әлеге чара идеясе 2022 елда Казанның «Кагылу ноктасы» берләшмәсеннән скульпторлар белән берлектә «ОКНО» заманча сәнгать галереясе җитәкчелегендә туган. Һәм беренче тәҗрибә уңай булып чыкты һәм Татарстан халкының йөрәкләрендә җавап тапты.

Быел катнашучыларның иҗади командасы өчен «Идел буе халыкларының табигате һәм мифологиясе» темасы игълан ителде. Берничә көн эчендә скульпторлар үз фигураларын табигый материалдан ясаганнар, аны монда, урында, аяк астында таптылар дип әйтергә була. Нигездә ботаклар, таяклар, такталар, башаклар, чәчәкләр, салам... Барлык эшләр дә бу матур урын белән гармониядә яшиләр сыман. Монда ат та, динозавр да, куяннар да, кош та, балык та, үгез баш сөяге дә, тылсымлы алма да, теләкләр агачы да, көндәлек тормышта безне чолгап алган, риваятьләребездә һәм мифологиябездә булган һәм, без кайвакыт оныткан, күп могҗизалар да бар. Яңа скульптуралар бу урынны бизәп кенә калмаган, ә аны көч һәм этник рух белән дә тутырган. Минемчә, күпләр монда кабат-кабат килергә теләр.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу конкурста 12 талантлы скульптор һәм рәссам катнашты. Алар арасында: Динар Сәлимов, Ксения Зубкова, Милана Королева, Артур Давыдов, Дамир Закиров, Дмитрий Шленкин, Зөлфия Мөхәммәдьянова, Динә Сергухина, Дамир Закиров, Тимофей Тюрин, Лариса Рябинина, Наталья Мухина.

«АрхПикник» уздырылган көнне, килүчеләрнең барысы өчен дә, кичкә кадәр музыка яңгырады, танылган музыкантлар һәм башкаручылар чыгыш ясады. Балалар һәм яшүсмерләр өчен венок үрү буенча мастер-класслар оештырылды, сәнгать ИЗО-студиясе, этник сувенирлар һәм бүләкләр ярминкәсе эшләде. «Мамай» мультфильмын карау оештырылган иде. Пикникта, шулай ук, ризык һәм салкын эчемлекләр күп булды.

Ял көне уникаль этник мәдәниятнең иҗади атмосферасында, табигать кочагында, аралашу һәм күңел ачулар белән узды. Күпләр аны озакка истә калдырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы атабай архпикник