Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Бөркет-Саклаучы» программасы кысаларында «Солдатка хат» акциясе

Җиңү көне алдыннан Хәерби мәктәбенең 4Б сыйныфы укучылары «Солдатка хат» акциясендә актив катнаштылар.

   Бу чара патриотизм тәрбияләүгә һәм илебезнең тарихи мирасына хөрмәт уяту өчен юнәлдерелгән «Бөркет-Саклаучы» («Орлёнок-Хранитель») программасының бер өлеше булды.

 Сенгазета ясау
   Укытучы җитәкчелегендә балалар фронтта сугышкан һәм тылда хезмәт иткән, Ватан өчен гомерләрен биргән һәм Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүне якнайткан каһарманнар турында мәгълүмат җыю һәм бизәү буенча зур эш башкардылар. Укучылар илебезнең геройларча үткән тарихына багышланган стенгазета ясадылар.

 Солдатка хатлар «Солдатка хат» акциясе кысаларында балалар хатлар яздылар. Аларда аяз күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр, хәрби бурычларны уңышлы үтәүләрен һәм өйләренә тизрәк әйләнеп кайтуларын теләделәр. Бу юллар Ватаныбызны саклаучылар белән бердәмлек һәм аларга ярдәм итү символына әверелде. Акциянең укучылар өчен әһәмиятеАкциядә катнашу балаларга яңа белемнәр генә түгел, күп кенә уңай хис-бирелешләр дә бүләк итте. Бергәләп башкарылган эш патриотизм хисен һәм үз илең белән горурлануны ныгытты.
  Акциягә кушылыгыз
Мондый чаралар бабаларыбызның батырлыгы турындагы хәтерне сакларга һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итә. «Солдатка хат» акциясенә һәм башка патриотик башлангычларга кушылыгыз — илебезнең киләчәген бергә төзик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев