Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бөтен гаиләбез белән тавыш бирергә килдек

Лаешның күпбалалы Коноваловлар гаиләсе сайлауларга тулы составта килде.

Гаилә башлыгы- МХО катнашучы Андрей хәзер яраланганнан соң ялда. Аның белән бергә РФ Президенты өчен тавыш бирергә аның хатыны —интернат- мәктәп педагогы Наталья, кызы Люба һәм ярдәмче төркем — кече уллары: техникум студенты Максим һәм беренче сыйныф укучысы Денис килгәннәр. Андрей Казан госпиталендә дәваланган һәм хәзер яраткан гаиләсе янында. 

— Мин бик бәхетле, — диде Наталья. — Мин бөтен гаиләм белән туган көнемне, Яңа елны һәм 8 Мартны билгеләп үттем! Без бергә, бу бәхет! Менә бүген, шундый җаваплы көнне, гаиләбез белән сайлау участогына килдек.

Казан педагогика көллияте студенты Любага күптән түгел 18 яшь тулган. Ул сайлауларда беренче тапкыр катнаша. Минем: «Ничек тәэсирләр?» дигән соравыма кыз «Дулкынландыргыч һәм бик кызыклы» дип җавап бирде. Ул бу көнне түземсезлек белән көткән. Һичшиксез, беренче тапкыр тавыш бирү-ул һәрвакыт аерым бер горурлык, чөнки нәкъ менә синең тавышың бөек ил язмышы өчен хәлиткечтер. Люба бик канәгать күренде.

Без Андрейдан тавыш бирү шартлары белән кызыксындык. Ул интернат-мәктәптә һәрвакыт тавыш бирүен һәм монда тудырылган шартлардан канәгать булуын әйтте: «Йорт янында, машина куярга урын бар, территория һәрвакыт чистартылган, участокта тыныч». «Кояш балкый һәм безнең дә кәефебез яхшы», — дип өстәде Наталья. 

Димәк, безнең илдә барысы да яхшы булачак, чөнки анда шундый бәхетле һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән караучы кешеләр яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтен гаиләбез белән тавыш бирергә килдек