Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Экскурсантлар Лаешта булуларына бик шат

Җәй-сәяхәткә чыгу өчен иң яхшы вакыт.

Җәйге җылы һәм эссе көннәр башлану белән республикабызга һәм Лаеш районына туристлар агымы сизелерлек артты.

Казанга якын урнашу һәм күпсанлы истәлекле урыннар үз эшен башкара. Безнең шәһәр турында республикадан читтә дә беләләр, һәм «Кама диңгезе» яр буенда булырга, Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеена һәм Сугышчан дан музеена экскурсиягә барырга, «Ак таулар» рекреацион-туристик кластерын үз күзләре белән күрергә, «Зәйнәп» Җәмигъ мәчете һәм Изге Троица архиерей ишегалды белән танышырга теләүчеләр саны арта бара. 

Лаеш һәм Лаеш районы чын мәгънәсендә Россиянең туристлык үзәкләренең берсенә әверелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экскурсантлар Лаешта булуларына бик шат