Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Ел башыннан Татарстанда 60 тоннага якын иске электроника җыелган

Татарстан Республикасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» проект кысаларында яшәүчеләр алга таба эшкәртү өчен иске компьютер һәм көнкүреш техникасын бушлай тапшыра алалар.

Фото: ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте
Апрель аенда гына да Казан, Чаллы шәһәрләре, Саба, Теләче һәм Питрәч районнарыннан катнашучылар 18,5 тонна электрон калдыкларны утильләштерүгә юллаган. Ел башыннан барлыгы 124 оешма 59,7 тонна техника җыйган.
Май аенда электроника җыю Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Апас һәм Сарман районнарында оештырылачак.Утильләштерүгә түбәндәгеләр кабул ителә:• компьютер һәм офис техникасы;
• көнкүреш техникасы (шул исәптән кер юу машиналар һәм суыткычлар);• электроинструментлар;
• электрон фәнни һәм медицина техникасы;• телефоннар һәм шәхси гаджетлар;
• электрон һәм электр уенчыклар;
• картриджлар (аларның күләме тапшырыла торган техниканың гомуми саныннан 10% тан артмаска тиеш).Катнашу өчен программаның рәсми сайтында (https://eko-fond.ru/electronics/) теркәлү формасын тутырып, гариза калдырырга кирәк.Уткән елда татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә 185 тонна иске электр җиһазлары җыелган һәм чыгарылган иде. 
Акциядә республиканың 32 районыннан 314 оешма катнашты.Белешмә өчен: «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы Татарстанда 2022 елдан башлап ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Табигатьне рациональ файдалану фонды арасындагы килешү кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул калдыклар белән экологик эш итүгә һәм «Экологик иминлек» милли проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев