Югары Осланда прокуратура карары буенча фирма коррупцион хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылган.

Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең элеккеге хезмәткәрләре Иннополис шәһәренең коммерция оешмасына эшкә урнашканлыгы ачыкланды. Әмма «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нигезләмәләрен бозып, оешма элеккеге эш бирүчегә дәүләт хезмәткәрләре вазыйфасын биләгән затлар белән хезмәт килешүе төзү турында хәбәр итмәгән.
Ачыкланган хокук бозулар факты буенча район прокуратурасы юридик затка карата РФ КоАП 19.29 маддәсендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгаткан (элеккеге дәүләт хезмәткәрен хезмәт эшчәнлегенә законсыз җәлеп итү).
Суд карары белән оешма гаепле дип табылды һәм 20 мең сум штрафка тартылды. Карар законлы көченә кермәде.
Нет комментариев