«Георгий тасмасы» акциясе Ташкирмән мәктәбендә старт алды
9 май алдыннан хәтер һәм хәрби дан символы булган тасманы бәйләү традициягә әверелде.
Акциянең төп максаты - узган гасырның иң куркыныч сугышында кем һәм нинди югалтулар бәясенә җиңгәнен, герой ата-бабаларыбыздан нинди мирас алганыбызны һәм тынычлыкны ничек сакларга тиешлегебезне истә тоту.
Мәктәп укучыларына Георгий тасмасы тарихы турында сөйләделәр, аны йөртү кагыйдәләре белән таныштырдылар, тасмадагы төсләрнең мәгънәсен ачтылар. Балалар Җиңү бәйрәменә рәсемнәр ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев