Яңа ел кәефе
Яңа 2025 елга кадәр берничә көн кала, табигать миңа тагын җепшек кар бирде, ә бу, димәк, безнең ишегалдында тагын кар бабайлар басып торачак.
Өченче ел рәттән күршеләремне шатландырырга теләп һәм инде ишегалды күңеллерәк һәм матуррак булсын диеп мин кар бабайлар ясап куяп. Әле берне, әле өчне, ә менә быел ике кар бабай ясарга булдым. Башта мин йорт каршында үсеп утырган чыршыны бизәргә керештем.
Ул арада минем күршем килеп җитте һәм ул миңа чыршыны бизәргә булышты. Ул да булмады машинада тагын бер күршем кайтып җитте. Ул өенә дә кереп тормыйча безгә булышырга кереште. Мин тиз-тиз кар шарлары тәгәрәтә башладым. Һәм бик тиз арада ике кар бабайны бастырып та куйдык.
Күршем Вера Вячеславовна «күзләр» , «борыннар» алып чыкты, ә икенче күршем Ишхан миңа кар ташып торды, кар катып киткәнче тизрәк ясап бетерергә дип. Аннары мин аларны, геройларны халык белергә тиеш дип, фотога төшердем. Инде эш беткәч, озак кына үз эшебезгә үзебез шатланып карап басып торганнан соң өйләргә таралыштык.
Ә миңа һаман нидер җитми сыман тоела. Һәм мин аңладым. Былтыр да бар иде бит алар.
Мин өйдә тиз генә, киелми торган башлыклар табып, иске свитерны шарфларга кисеп урамга чыгып киттем. Менә хәзер булды. Безнең кар бабайлар башлыкта һәм шарфта басып торалар. Иртәгә иртүк күршеләр торгач күрсеннәр әле, кар бабайланы күреп шатлансыннар әле.
Миләүшә Гирфанова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев