Яхшылык эшлә!
Лаеш шәһәренең үзәк китапханәсендә «Һәрвакыт дуслык булсын» дигән мәгълүмати тренинг узды.

Чара Лаеш районындагы «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә көндезге төркем балалары өчен оештырылган.

Китапханәчеләр яхшылыкны һәрвакыт эшләргә кирәклеген аңлаттылар һәм моның никадәр мөһим булуын сөйләделәр. Тренингта катнашучыларның барысы да «Яхшы гаммәлләр сәяхәтенә» нә китте. Алар күңелле ярыштылар, төрле уеннар уйнадылар һәм хәтта алар өчен «Яхшы сүзләр» викторинасын оештырган Игелек феясы белән дә очраштылар.

Чара азагында Игелек феясы балаларга: "Бүген һәм хәзер яхшылык эшләгез! диде.
Фото: Пажитнова А. С.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев