Имәнкискә мәктәбендә «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе» дигән темага конкурс үтте
Лаеш районында Татарстанның төрле районнарыннан иң яхшы педагогика вәкилләре җыелды.
Конкурсның республика этабында 8 укытучы һәм 4 балалар бакчасы тәрбиячесе катнашты. Алар үзләренең һөнәри осталыкларын һәм компетенцияләрен күрсәттеләр.
Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов педагогик хезмәтләренә рәхмәт белдерде һәм конкурста катнашучыларга бик күп җылы сүзләр әйтте.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лия Хөсәенова барысын да һөнәри бәйрәмнәре — Укытучылар көне белән котлады һәм республика этабын үтүдә уңышлар теләде.
«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе» — педагогларның үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүгә керткән өлешләрен билгеләп үтү, шулай ук авыл укытучыларына һөнәри үсешләрендә ярдәм итү өчен менә дигән мөмкинлек.
Катнашучылар арасында — безнең район вәкиле — Комлы-Ковал «Умка» балалар бакчасының балаларга татар телен өйрәтү буенча тәрбиячесе Гөлинә Кираметдинова да бар иде. Аңа финал этабында уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев