«Канатлы дуслар кайгыртулар өчен рәхмәтле»
җәмгыять

«Канатлы дуслар кайгыртулар өчен рәхмәтле»

Быелгы кышта Олы Кабан мәктәбендә кошларны коткару буенча чын операция башланды. Җимлекләрне кую идеясе биредә яшәүче Альберт Кольцов, укытучы Гөлсинә Нигъмәтҗанова һәм мәктәп укучыларыныкы иде. Шулай итеп, каты салкыннарда канатлы дусларга ярдәм итүнең күңелне нечкәртерлек тарихы башланды.

«Беренче кунаклар булып ике песнәк һәм кызыксынучан чыпчык булды, — дип искә ала Альберт Миронович. — Үткен песнәкләр, көнбагышларын шундук эләктереп алып, каеннар янына очтылар, ә яшь чыпчыклар кыюсыз гына җимлек түбәсендә сикерештеләр. Инде өченче көнгә үк канатлылар күбрәк булды — тәмле ризыклар турында кошлар арасына «имеш-мимеш» ләр таралгандыр, күрәсең. 

Бигрәк тә эшкә иң яшь табигатьне саклаучыларның кушылуы күңелне шатландыра. Укытучы Лариса Борисовна белән 2-3 класс укучылары кошларны ашатып кына калмадылар, канатлы кунакларны исәпкә дә алдылар. Салават, Алмаз, Гаделия, Мәрьям һәм Мәдинә әнисе белән бу кышкы әкиятнең төп геройлары булдылар. 

Аларның тырышлыгы белән мәктәп ишегалды кошлар тавышы белән тулды. Биредә балан чыпчыкларын да, шаян саесканнарны да да, хәтта бик горур миләш чыпчыкларын да күрергә мөмкин иде. 

Проект тәмамланды, ләкин игелекле эш дәвам итә — укытучылар һәм укучылар инде киләсе кышка планнар коралар. Синең кайгыртуың кемнеңдер гомерен саклап калуын белү бик күңелле бит! 

(Материал проектта катнашучылар интервьюларыннан файдаланып әзерләнде)


«Канатлы дуслар кайгыртулар өчен рәхмәтле»

Нет комментариев