Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Казан — Лаеш балалар йорты» автойөреше

«Казан — Лаеш балалар йорты» автойөреше катнашучылары (алар арасында «Бердәм Россия» Совет бүлеге һәм 2 нче ПАТП вәкилләре дә бар иде) Лаеш балалар йортында булдылар. Директор Рузалия Вәлиуллина экскурсия үткәрде, музейны күрсәтте һәм 31 октябрьдә 105 ел тулган оешманың тарихы турында сөйләде.

2 нче ПАТП генераль директоры урынбасары Юлия Закирова һәм Дамир Имамеев балаларга генераль директор Альберт Мөхәммәтшин исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Кунаклар бүлмәләрне, ашханәне, актлар залын һәм тоз бүлмәсен карадылар.

«Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсеннән Талия Әхмәтшина активистларның кайгыртуы һәм игътибары балалар өчен иң яхшы бүләк булуын билгеләп үтте. Автойөрештә катнашучылар тәрбиячеләргә һәм директорга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Визит азагында истәлекле фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев