Чараның төгәл датасы әлегә билгеле түгел.
Гомумшәһәр чыгарылышының тамаша-күңел ачу программасына 12 млн сум акча тотылачак. Тиешле заказ дәүләт сатып алулары порталында бастырылган.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен күңел ачу программасына шәһәр бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк. Заказчы МКУ Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты.
Чараның төгәл датасы әлегә билгеле түгел. Тендерда катнашу өчен гаризаларны 30 июньгә кадәр бирергә мөмкин, ә подрядчыны 4 июльдә билгеләячәкләр.
Нет комментариев