Кеше һәм закон: ККК(кыты көнкүреш калдыклары) белән эш итүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде Нинди үзгәрешләр булганын сөйлибез.
1 сентябрьдән РФ Хөкүмәте карары нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңартылган кагыйдәләре үз көченә керде.
Алар чүп-чарны утильләштерүнең нәтиҗәлерәк һәм экологик яктан куркынычсызрак системасын булдыруга юнәлдерелгән.
Төп үзгәрешләр: ККК контейнерларына нәрсәне чыгарып ташларга ярамый?
Чүп ташучы машиналарга зыян китерергә һәм чүп эшкәртү предприятиеләренең эшен бозарга сәләтле калдыкларны ташлау тыела.
Аларга керә:
1.Төзелеш чүп-чарлары: фатирларны ремонтлаудан калган калдыклар (ватылган кирпеч, штукатурка һәм төзелеш катнашмаларының калдыклары һ.б.) аерым утильләштерүне таләп итә.
2.Куркыныч калдыклар: терекөмешле приборлар (лампалар, градусниклар), батареялар һәм аккумуляторлар әйләнә-тирә мохит һәм кеше сәламәтлеге өчен җитди куркыныч тудыра, шуңа күрә аларны махсус кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк.
3.Җиңел кабынучан материалларны: үзеннән үзе янып китәргә сәләтле матдәләрне — буяулар, эреткечләр һәм башка химик калдыкларны гомуми контейнерларга чыгару катгый тыела.
4.«Яшел» калдыклар: аларга агач ботаклары, яфраклар һәм зур күләмдә чаптырылган үлән керә.
5. Кар һәм боз кисәкләре: ККК контейнерларына кар һәм бозны ташлау да тыела.
Хокук бозулар өчен штрафлар
Яңа кагыйдәләрне үтәмәгән өчен штрафлар каралган. Гражданнар өчен штраф — 2 мең сум, ә юридик затлар өчен 100 мең сум тәшкил итәчәк.
Кагыйдәләрнең үтәлешен полиция һәм экология министрлыгы хезмәткәрләре контрольдә тотачак, алар административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә хокуклы.
Тыелган калдыкларны ничек дөрес утильләштерергә?
*Төзелеш чүп-чарлары: төзелеш чүп-чарларын чыгару өчен калдыкларны җыю һәм чыгару өчен контейнерлар бирүче лицензияле компанияләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
*«Яшел» калдыклар: пычкы чүбен һәм яфракларны, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, үз участогыңда компостлаштырырга яисә махсус җиһазландырылган савытларда яндырырга мөмкин.
*Шиннар: Иске покрышкаларны махсус кабул итү пунктларына, «Татнефть» ягулык салу станцияләренә яки шина монтажлау остаханәләренә тапшырырга кирәк.
*Куркыныч калдыклар: люминесцент лампалар, градусниклар һәм батареялар махсус кабул итү пунктларында кабул ителә.
Бу үзгәрешләр экологик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән һәм «Экологик иминлек» милли проекты максатларына туры килә.
Яңа кагыйдәләрне үтәү — һәркемнең чиста киләчәккә керткән өлеше.
PS. Лаешта кулланылган батареялар «Миронов» ИП кибетендә кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев