Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Хәерби җире чәчәк атсын һәм йортларыбыз нык торсын өчен

Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзалия Минбаева җыенга килгән халыкка җирлекнең узган елгы казанышлары турында искәктте һәм 2021 елгы эшкә максат куйды.

Җирлек башлыгы 1130га якын кеше яши торган Хәерби авыл җирлегендә булган уңай үзгәрешләрне горурланып санап үтте. Әмма халык саны тотрыклы рәвештә үсә. Шуңа күрә Хәерби авыл җирлегенең генераль планына аны киңәйтүне күздә тоткан үзгәрешләр кертелде. Җирлек территориясе киңәя, проблемалар да арта. Яңа балалар бакчалары, кибетләр һәм башкаларны төзү зарурлыгы туа.

- Бу инициативалы кешеләр өчен үз эшен ачу мөмкинлеге, - дип билгеләп үтте Минзалия Минбаева.

2020 елда җирлек территориясендә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча күп кенә республика программалары эшләгән. Җирлек халкы үзара салым программасын хуплады. Юлларга вак таш җәелә. Хәербидә иске зират төзекләндерелгән. 8 кубометрлы дүрт бункер сатып алганнар.

2018 елда җирлек территориясендә КМИЗ-ЛУЧ заводының беренче цехы эшли башлады. Икенче цех бинасы төзелеп, җиһазлар урнаштырылган. Өченче цех төзелгән, җиһазларны 2021 елда кайтарырга планлаштыралар.

Җирлек җирдә эшләүче кешеләре белән горурлана. Авыл җирлегенең генә түгел, районның да алдынгы хуҗалыкларының берсе - «Вафин Р.К» КФХсы. Биредә бөртекле һәм яшелчә культуралары җитештерү буенча нәтиҗәләр яхшы, 1150 баштан артык мөгезле эре терлек һәм 400 баш сыер, 40 ат асрала. Башка предприятиеләр дә бар: су сибү буенча «Йолдызлык Орион» ЧҖҖ, каен җиләге һәм кара бөрлегән үстерү буенча «Иванцов В.В.» КФХсы. «Гаязова Р.М.» һәм «Минхәеров И.В.» КФХлары каен җиләге үстерү белән шөгыльләнә башлаганнар, үсентеләр утыртканнар, су сибү өчен скважиналар бораулаганнар һәм былтыр яхшы гына каен җиләге уңышы җыйганнар. Алмаз Садыйков атлар, сарыклар, кәҗәләр үстерү һәм мөгезле эре яшь терлекләр симертү белән шөгыльләнә. Хәерби авыл җирлегендә 15 үзмәшгуль кеше теркәлгән, алар ремонт, төзелеш, репетитор, көнкүреш техникасын ремонтлау һәм башкалар буенча хезмәт күрсәтәләр.

Хәерби авыл җирлеге территориясе аша М-12 федераль автомобиль юлы узачак. Аны Хәерби белән Солнечное Травкино коттедж поселоклары арасыннан салырга планлаштыралар. Росавтодор эшне инде агымдагы елның язында башларга планлаштыра.

Авыл халкы йорт хайваннары асравын дәвам итә, ә дәүләт аларга бу эштә ярдәм күрсәтә. 2020 елда сыерлар асрауга - 44,2 мең сум, кәҗәләрне тотуга – 9 мең сум, бияләр асрауга - 9 мең сум субсидия бирелде.

Яшь гаиләләр «Авыл җирендә эшләүче яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү» һәм «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программаларында катнашалар. 2020 елда бер гаилә безнең район территориясендә торак төзү яки сатып алу өчен субсидия алган. Тагын дүрт гаилә әлеге программага кертелгән.

- Барысы да үзебездән, территориябездә яшәүчеләрдән тора, дип әйтергә телим. Һәм безнең һәркайсыбыз моны аңларга һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашырга тиеш, - дип авылдашларын өндәде Минзәлия Дамир кызы. - Читтән карап хөкем итү җиңел. Әйдәгез, Хәерби җире чәчәк атсын һәм йортларыбыз нык торсын өчен дус һәм аңлашып яшик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы. Реклама. Җәмгыять