Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Лионова сөйләгәнчә, 19 яңа милли проект расланган.

2025 елда бюджет акчаларының 46% ы «Гаилә» милли проектына тупланачак.
«Без Яңа елга „Гаилә“ яңа милли проекты белән кереп тәмамлыйбыз. Бу эш безнең гаиләләр файдасына булсын. Мин һәрвакыт әйтәм: эш булган җирдә рәхәтләнеп эшләгәндә син һичшиксез канәгатьләнү аласың», — диде студия кунагы «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафон кысаларында «ТНВ-Татарстан» телеканалында.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан 2019 елдан бирле актив катнашкан «Демография» зур милли проекты ахырына якынлаша. Аңа алмашка «Гаилә» һәм "Кадрлар"яңа проектлары киләчәк.
Нет комментариев