Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Кызыл гвоздика» акциясе буенча җыелган акчалар махсус операциядә катнашучыларны реабилитацияләүгә юнәләчәк

Татарстанда яшәүче һәркем, иреклеләрдән символик билге сатып алып, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итә ала.

Фото: «Татар-информ» архивы

«Буыннар истәлеге» хәйрия фонды «Җиңү волонтерлары» белән берлектә алтынчы ел рәттән «Кызыл гвоздика» акциясен үткәрә. Татарстанда яшәүче һәркем, иреклеләрдән символик билге сатып алып, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итә ала. Ә быелдан акчаларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә һәм реабилитацияләүгә сарыф итәргә планлаштыралар.

«Махсус операциядә катнашучыларның гаризалары буенча адреслы эшләячәкбез. Кайберәүләргә, мәсәлән, ике сезонлы инвалид коляскасы кирәк», — дип хәбәр итте «Татар-информ» га «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов.
Быел Татарстанда «Кызыл гвоздика» 20 апрельдә старт алды. Акциянең соңгы көне 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне булачак.кызыл гвоздика

Ел саен Татарстан халкы иганәләрнең гомуми тупланмасына 100 мең сумга якын акча кертә. Гомуми нәтиҗә бөтен Россия буенча август ахырында билгеле булачак. Атрибутика сатудан кергән акчалар ветераннарга, ә хәзер махсус операциядә катнашучыларга кирәкле дарулар, инвалид коляскалары, ишетү аппаратлары, протезлар һәм башка әйберләр сатып алуга юнәлтелә.кызыл гвоздика

Биш ел эчендә 189 сугыш хәрәкәтләре ветераны 15 млн сумга якын адреслы ярдәм алды. Татарстан Республикасы ел саен «Кызыл гвоздика» акциясен үткәрү нәтиҗәләре буенча топ-5 төбәккә керә. Быел аңа Россиянең 77 төбәге кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция СВОга ярдәм