Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш балалар йортын да Минтимер Шаймиевтан сюрприз

Татарстанның беренче Президенты, ә хәзер ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шаймиев исеменнән 2023 елның 22 гыйнварында Лаеш балалар йортына бүләкләр тапшырылды.

Минтимер Шариповичка 20 гыйнварда 86 яшь тулды. Балалар аңа туган көненә күңелле бүләк ясарга булдылар: үз куллары белән ясалган бүләк әзерләделәр. Почтаны тикшереп, Лаештан килгән хатка игътибар итте.

  • Нинди матур эшләнмәләр, - диде Минтимер Шаймиев, ә аларны Лаеш балалар йорты балалары эшләгәнен белгәч, аның күзләрендә нур балкыды һәм җавап адымын ясарга уйлады.

ТР Дәүләт Киңәшчесенең мондый реакциясе турында ,ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов сөйләде. Ул Минтимер Шәймиевнең рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм балалар йортына аның исеменнән торт, чәчәкләр һәм эксклюзив икмәк-күмәч эшләнмәләрен алып килде.

- Минтимер Шәрипович балаларыбызга һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә, - дип шәрехләде балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина. - Минтимер Шәймиевкә безгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минтимер шаймиев Лаеш раионы Лаеш балалар йорты