Лаеш музеенда язгы шатлыклар
Яз килү белән табигать кенә яңармый. Без барыбыз да яңалык көтәбез һәм бәхет көткәндә язгы тамчыга, җылы кояшка һәм үтеп баручыларның елмаюларына шатланабыз. Менә шушы яз инде.
Гавриил Державин исемендәге музей хезмәткәрләре дә лаешлылар белән язгы шатлыклары белән уртаклашырга булдылар. Өлкән буын вәкилләре өчен “Язгы шатлыклар” дип аталган чара үткәрделәр.
Музейга килүчеләр күңелле уеннарда, кызыклы конкурсларда катнашып үзләрен яшь, дәртле итеп хис иттеләр, әйлән-бәйлән йөрделәр, җырлар җырладылар. Соңынан җылы, тату шартларда аралашып чәй эчтеләр. Менә шундый була ул язгы шатлыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев