Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районы мәктәпләрен тәмамлаучылар озак көткән аттестатларын алдылар

Район мәдәният йортында 2023 елда мәктәпне тәмамлаучылар мәктәп тормышы белән хушлаштылар.

Бәйрәм Санкт-Петербургта булган мәктәпне тәмамлаучылар бәйрәме — "Алые паруса«ны күрсәтүдән башланды. Төньяк башкаланың визит карточкасына әйләнгән матур, искиткеч шоу экраннардан да онытылмас тәэсирләр калдыра. Чара барышында бервакыт моңа охшаш бәйрәм Кама диңгезе ярында да булыр, дигән сүзләр яңгырады.Зарипов Илдус

-Бүген безнең барыбыз өчен зур бәйрәм, — диде Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов кичәге мәктәп балаларына мөрәҗәгать итеп. — Имтиханнар тапшыру кебек булган җитди сынауны сез үттегез. Алда кызыклы һәм төрле тормыш башлана. Сез чибәрләр, яшьләр, белемлеләр. Сезнең югары бурычлар һәм максатлар куюыгызны һәм аларга ирешүегезне телим. Сезнең алда барлык ишекләр ачык. Кешелекле һәм намуслы булыгыз. Сез мөмкинлекләр күп булган, яңа технологияләр һәм җитештерүләр барлыкка килгән вакытта яшисез. Сез квалификацияле белгечләр булырсыз һәм хезмәттән канәгатьләнү алырсыз дип ышанам.Чыгарылыш

Илдус Фатыйх улы медаль алучыларны, шулай ук Бердәм дәүләт имтиханы барышында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларны бүләкләде. Сәләтле яшь кешеләр әзерләгән педагоглар да бүләкләнде. 11 ел буе үз кызлары һәм малайлары белән бергә укыган әти-әниләр дә игътибардан читтә калмады. «Туган як» Лаеш районы якташлар оешмасы" җәмәгать оешмасы советы әгъзасы Инсаф Вәлиев төбәк һәм бөтенроссия олимпиадаларында уңышларга ирешкән балаларга премияләр тапшырды.чыгарылыш

Әти-әниләр исеменнән балаларга Людмила Абзалова мөрәҗәгать итте. Ул аларга тормышта дөрес юл сайлауларын һәм тормыш юлын лаеклы үтүләрен теләде. Лаеш районы мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова кичәге укучыларга киләчәккә өмет белән карарга һәм кыенлыклардан курыкмаска киңәш итте. Урта Девятово мәктәбе директоры Алена Жесткова да үз теләкләрен җиткерде. Ул мәктәпне тәмамлаучыларның илебез киләчәге өчен җаваплы булуларын искәртте. Алена Петровна балаларның үз тамырларын, гореф-гадәтләрен һәм кече туган илләрен онытмаулары теләде. Рождествено мәктәбен тәмамлаучы Аделина Дәүләтшина җавап сүзе белән чыкты.

-Без бүген безнең җиңүебезне бәйрәм итәбез. Үзегезгә ышаныгыз, үз талантларыгызны күрсәтегез, барлык хыялларыгыз чынга ашсын. Алга горур атлап барыгыз һәм бирешмәгез.

Фидаил Вәлиуллин һәм Полина Галкина башкаруындагы музыкаль номерлар моңсу бәйрәмгә ямь өстәде. Габишево мәктәбен тәмамлаучылар сәхнәдә вальс биеделәр, ә аннан соң балалар бию флеш-мобында катнаштылар.

Район мәдәният йорты баскычларындагы фотосессиядән соң кичәге укучылар үз теләкләрен теләп күк йөзенә төрле төстәге шарлар очырдылар.Чыгарылыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы чыгарылыш кичләре