Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында яшь «медиачылар» 2025 елга илһам алдылар

«Идел» яшьләр үзәгендә «Слово за нами» дип аталган белем бирү сменасы узды.

ТР студентлар лигасының белем бирү сменасы узган ялларда республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 100 катнашучыны җыйды.

Матюшинода смена ачылу тантанасында Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков булды. «Бүген яшьләр иҗат итә һәм булдыра», — дип Ринат Наил улы яшь белгечләрнең эшен шундый сүзләр белән бәяләде. Шулай ук беренче көнне яшь кешеләр белән Антон Жирнов очрашты, ул импровизация буенча тренинг үткәрде.

Мәктәптә катнашучылар җиде юнәлештә эшләде: фото, видео, копирайтинг һәм журналистика, digital-маркетинг һәм SMM, график дизайн һәм медиаменеджмент.

«Медиачылар» яшьләр оешмалары өчен «Татарстан мөмкинлекләр территориясе», «Россия ТР яшьләр берлеге», "ТР Студентлар лигасы","Иҗади яшьләр академиясе" проектларын эшләделәр.

«Слово за нами» медиамәктәбен иң яхшы тәмамлаучыларга проект партнерларында стажировка узу мөмкинлеге бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында яшь «медиачылар» 2025 елга илһам алдылар