Лаеш районында Идел ярларын чүптән арындырдылар
«Волга» яшьләр үзәге хезмәткәрләре «Россия сулары» («Вода России») акциясенә кушылды.
Яшьләр үзәге командасы «Экология» милли проектының («Уникаль су объектларын саклау» проекты) бер өлеше булган гомумроссия экологик акциясендә катнашты. Әлеге чара 2014 елдан бирле уздырылып килә. Актив яшьләр, яр буйларын чүп-чардан чистарту максатыннан, елга ярына юл тотты.
«Россия сулары» акциясе ил буенча меңләгән волонтёрны берләштерә. Аны үткәрү еллары эчендә йөзләгән чакрым яр буе чистартылды һәм меңләгән тонна калдыклар җыелды. Бу — су ресурсларын саклау һәм экологик культураны формалаштыру юлында мөһим адым. Табигатьне бергәләп саклыйк!
Фото: «Волга» яшьләр үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев