Лаеш районында коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды
җәмгыять

Лаеш районында коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

Берничә сорау каралды. Алар арасында — «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру буенча эшләрнең үтәлешен контрольдә тотуны оештыру.

Районның төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы Ратмир Зотин докладыннан күренгәнчә, 2020-2023 елларда планлаштырылган 45 ишегалды территориясенең 36сы төзекләндерелгән, аларга 96 күп фатирлы торак йорт керә. 

Программа юлларны асфальтлауны, булган тротуарларны асфальтлауны һәм яңа тротуарлар булдыруны, эскәмияләр һәм урналар урнаштыруны, тышкы яктыртуны ремонтлауны, балалар уен комплексларын урнаштыруны, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыруны күздә тота.

Бу мәҗбүри эш җыелмасы 2019 елның сентябрендә узган Бөтенхалык анкетасы нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Ул Президентның «Безнең ишегалды» программасы белән гарантияләнә һәм ишегалларын куркынычсыз, заманча һәм уңайлы итәргә мөмкинлек бирә.

Йортларны кабул итү «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды вәкилләре, район Башкарма комитеты вәкилләре, подрядчы оешмалар, Дәүләт Думасы вәкилләре, проектлаучылар, идарәче компанияләр һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән берлектә башкарыла.

Барлык башкарылган эшләр һәм урнаштырылган кече архитектура формалары ишегалды территорияләренә эшләнгән һәм идарәче компанияләр һәм күп фатирлы торак йорт халкы тарафыннан расланган схемалар белән чагыштырыла.

Тикшерү факты буенча ишегалды территорияләрен кабул итү акты төзелә һәм имзалана.


Лаеш районы Коррупциягә каршы «Безнең ишегалды» программасы

Нет комментариев