Лаеш районында олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны котладылар
җәмгыять

Лаеш районында олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны котладылар

Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбендә олимпиадаларда, конкурсларда һәм конференцияләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр билгеләп үтелде.

Лаеш районында олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны котладылар

Хәбәр ителгәнчә, 2024 елда Сокуры укучылары бик яхшы нәтиҗәгә ирешкән — 28 җиңүче һәм призер. Мондый югарылыкка ирешү өчен һәркем күп көч һәм вакыт салган.

Ата-аналар һәм педагоглар мондый уңышлар белән горурланалар һәм алда балаларны тагын да зуррак җиңүләр көтә дип ышаналар.

Хәзер укучылар тагын бер мөһим адымга — төбәк этабына актив әзерләнәләр. Аларга уңышлар, үз көчләренә ышаныч һәм яңа казанышлар телик. Алга,яңа үрләргә!

Фото: Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбе


Лаеш районында олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны котладылар

Нет комментариев