Лаеш районында «Стоп буллинг» темасына тренинг-лекцияләр уза
«Инноватика» Усад лицеенда бу тренинглар өлкән һәм урта сыйныф укучылары өчен үткәрелде.

Балалар һәм яшүсмерләр бергәләп буллингның төрләре һәм формалары турында белделәр. Алар үз сыйныфларындагы вәзгыятьне анализлаганнар һәм конфликтка корбан, агрессор яки күзәтүче буларак җәлеп ителгән очракта үзләрен ничек тотарга дигән нәтиҗәләргә килгәннәр. Шулай ук лицей укучылары башка кешене эзәрлекләү һәм кимсетүнең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында фикер алыштылар.

Лицейның педагогик коллективы алган белемнәр балаларга мәктәптә һәм аннан читтә дустанә һәм куркынычсыз атмосфера булдырырга ярдәм итәр дип ышана.
Фото: «Инноватика» күппрофильле лицее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев