Лаеш районында төрле токымлы этләр күргәзмәсе узды
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә ике көн дәвамында «Л.П.Сабанеев истәлегенә 2025» төрле токымлы этләр күргәзмәләре узды.
Чараларга кинология өлкәсендә төрле токымнарның иң яхшы вәкилләре һәм экспертлар җыелды. 150 токымда 5000 нән артык эт тәкъдим ителгән.
Күргәзмәләр Россия, Сербия, Көньяк Африка республикасы, Португалия, Мексика, Испания, Израиль, АКШ, Румыния, Словения, Сан-Мариноның әйдәп баручы белгечләре хөкемдарлыгында узды. Алар катнашучыларны катгый критерийлар буенча бәяләде. Барлык токымлы этләрнең экспертизасы һәм иң яхшы вәкилләрне билгеләү узды. Күргәзмәдә һәр токымның иң яхшы эте билгеләнде, шулай ук катнашучылар арасында конкурслар үткәрелде.
Күргәзмә кунаклары дүрт аяклы дусларының тамашалы чыгышларын күрделәр. Шулай ук алар этләр үрчетүчеләр белән аралаштылар, хайваннарны карау һәм тәрбияләү буенча киңәшләр алдылар.
Фото: «Казан Экспо» МВЦ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев