Лаеш районында тыңлаучылар яңа һөнәрләрне уңышлы үзләштерәләр
Лаеш районы кадрлар үзәге хәбәр иткәнчә, «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» Федераль проекты кысаларында чираттагы укулар тәмамланды.
Тыңлаучылар һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге һәм Лаеш техник-икътисадый техникумы белән берлектә эшләү нәтиҗәсендә пилотсыз авиация системалары операторлары булдылар.
ЛТИТ базасында катнашучылар күп кенә гамәли биремнәр үттеләр. Алар пилотсыз авиация системаларын әзерләү һәм очышлар белән идарә итү, шулай ук әлеге заманча технологияләргә техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау күнекмәләрен үзләштерделәр.
Курс тәмамлангач, барлык тыңлаучылар «Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча белгеч» таныклыгы алдылар.
Кадрлар үзәгендә алынган белем һәм күнекмәләр якташларыбыз алдында яңа офыклар һәм мөмкинлекләр ачачак, дип ышаналар.
Фото: ТР ЦЗН ДКУның Лаеш районы буенча бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев