Лаеш районында вакансияләр ярминкәсе узды
Чараның максаты — халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтү һәм авыл һәм якындагы торак пунктлар территориясендә урнашкан предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү.
Лаеш районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә хәбәр итүләренчә, вакансияләр ярминкәсенә 46 кеше килгән. Аларның икесе махсус хәрби операциядә катнашучы.
Вакансияләр ярминкәсе барышында эш бирүчеләр эш эзләүчеләр белән беренчел әңгәмәләр үткәрделәр. Лаеш районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Анфиса Игнатьева эшкә урнашу һәм дәүләт ярдәме чаралары буенча консультацияләр бирде. Өлкән инспектор Мария Майко столбищелыларга «Кадрлар» милли проекты турында сөйләде.
Вакансияләр ярминкәсе халыкның локаль хезмәт базары белән кызыксынуын раслады. Килүчеләрнең күбесе мәшгульлек мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә торган «Монда һәм хәзер» форматының уңайлылыгын билгеләп үттеләр.
Атмосфера эшлекле, әмма шул ук вакытта бик күңелле иде. Күпләр яңа танышулар белән генә түгел, ә эш буенча әңгәмәләргә чакырулар белән дә китте!
Фото: ТР ЦЗН ДКУның Лаеш районы буенча бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев