Академик В.И. Андреев исемендәге Олы Кабан мәктәбендә ир-атлар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган волейбол буенча район турниры узды.

Олы Кабанда бу спорт төрен аеруча яраталар. Ватанны саклаучылар көненә багышланган уеннар бу авылда ел саен үткәрелә.
Ярышларны оештыручы — Ремис Илһамов, ул берничә ел Олы Кабан авыл җирлеген җитәкләгән, ә үзе спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен бик ярата. Ярышларның иганәчесе Ринат Зарипов булды.
Мәйдан хуҗалары — Олы Кабан волейболчылары җиңү яулады. Икенче урынны Столбище спортчылары алды, өченче урынны Лаеш командасы алды. Җирле «Кабан-2» командасы уенчылары дүртенче булды.
Фото: Олы Кабан авыл җирлеге
Нет комментариев