Лаеш районында ВИЧ таралу мәсьәләсен карадылар
Районда ВИЧ йоктыру очраклары артуы күзәтелә. Шул уңайдан социаль мәсьәләләр буенча комиссия утырышында эпидемияне туктату һәм халыкның бу өлкәдәге белемен арттыру чаралары турында фикер алыштылар.
Очрашуда катнашучылар фикеренчә, төп проблемаларның берсе — халыкның тикшеренү үтергә теләмәве. Лаеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ярослав Николаев билгеләп үткәнчә, ВИЧ-инфекциягә анализлар бушлай ясала һәм һәркем өчен ачык.
Бу проблеманы чишү өчен яшьләр бүлеге белгечләре яшьләр үзәге базасында мәгълүмати чаралар циклын оештырырга тәкъдим итте. Анда белгечләр чирнең ничек йогуы, аның куркынычы һәм иртә диагностикалауның мөһимлеге турында сөйләячәк.
Комиссия эшендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Солягин, үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ярослав Николаев һәм терапия бүлеге мөдире Динар Низамов катнашты. Динар Низамов йогыш таралуны кисәтү өчен барлык кызыксынучы якларның көчен берләштерү инициативасы белән чыкты.
Утырыш йомгаклары буенча районның медицина, социаль һәм яшьләр структуралары арасында хезмәттәшлекне көчәйтергә һәм мәгълүмат тарату эшләрен активлаштырырга карар кылынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев