Лаеш районында хатын-кызлар бәйрәменә ирләр концерт оештырды
Столбище мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә креатив карадылар. Бу көнне сәхнәгә бары тик ир-атлар гына чыкты.

Яраткан ханымнар тамаша залында булдылар, алар өчен ирләре, әтиләре, уллары, оныклары һәм бабайлары чыгыш ясады. Сәхнәдән кадерле хатын- кызларга:кызларына, хатыннарына һәм әниләренә бәйрәм белән котлаулар, бәхет, игелек һәм мәхәббәт теләүләр яңгырады.

Әлбәттә инде, ирләр хатын-кызларга романтик, яхшы, язгы музыка бүләк иттеләр. Алар өчен «Дарите женщинам цветы», «Бухта радости», «Я — это ты», «Обожаю» хитларын, татар эстрадасы шлягерларын һ.б. башкардылар. Инструменталь музыка да күп яңгырады — гитарада, саксофонда, гармуннарда һ.б..

Столбище хатын-кызлары шундый шәп музыкаль бүләк өчен рәхмәтле иде. Ләкин бәйрәм моның белән генә тәмамланмый. Тугызынчы мартта аларны «Букет весны» исемле тагын бер концерт көтә, анда искиткеч һәм талантлы вокалистлар һәм биючеләр, кечедән алып олысына кадәр үз чыгышларын бүләк итәчәкләр.

Фото: Столбище мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев