Лаеш районында хезмәт кешеләрен хөрмәтләү дәвам итә
җәмгыять

Лаеш районында хезмәт кешеләрен хөрмәтләү дәвам итә

Пәрәү мәдәният йортында Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасы лауреатларына исемле сертификатлар тапшыру тантанасы узды.

Әлеге проект ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән гамәлгә куелды. Республиканың электрон Мактау тактасына барлыгы 15 200 татарстанлының исеме кертелгән, алар арасында Лаеш районыннан 282 кеше бар. Пәрәү авыл җирлеге башлыгы Фәнил Тимергалиев исемнәре районнан читтә дә танылган авылдашларына тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды. Чара барышында башка дәрәҗәле бүләкләр дә өләшелде.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл үзешчән артистлары көче белән әзерләнгән концерт программасы аеруча җанлы һәм эчтәлекле узды. Гармун моңнары, халык биюләре, шигырьләр һәм җырлар — авылның барлык таланты бер сәхнәдә берләште. Алар Пәрәү халкына бу август кичәсеннән онытылмаслык якты хатирәләр бүләк итте.

Фотосурәтләр: Пәрәү мәдәният йорты


Лаеш районында хезмәт кешеләрен хөрмәтләү дәвам итә

Нет комментариев