Лаеш районының Макаровка поселогында төзекләндерү эшләре бара
Гражданнарның үзара салым буенча республика программасы авылларда яшәүчеләрнең конкрет проблемаларын хәл итү өчен ярдәмгә килә.
Билгеле булганча, авыл кешеләре җыйган акчаларга республика бюджетыннан җирлекләрдә җыелган акчадан дүрт тапкыр артыграк сумма өстәлә. Быел акча зиратны чистартуга китте. Ә хәзер авыл зиратында яңа койма урнаштыралар. Моннан тыш, электр энергиясен авария хәлендәге сүндерү куркынычын булдырмас өчен, Ташкирмәндә агач ботакларын кистеләр. Ботакларны кисү «Волга буе электр челтәрләре» ААҖ шәһәр яны РЭСы көче белән башкарыла.
Фото: Макаровка авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев