Лаеш районының реабилитация үзәгендә Халыкара дуслык көне билгеләп үтелде
Күңелле җырлар һәм җылы сүзләр яхшы кәеф тудырды.
30 июльдә уза торган Халыкара дуслык көне алдыннан Лаеш районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре үзләренең тәрбияләнүчеләре белән шушы бәйрәмне билгеләп үттеләр.
«Балалар дуслыкның кыйммәте турында фикер йөрттеләр һәм дус коллектив белән уен-эстафеталарда катнаштылар: табышмаклар чиштеләр, рәсем ясадылар һәм хәтта үз оркестрларын булдырдылар», — дип хәбәр ителә реабилитация үзәге төркемендә. Яхшы дуслар турында театр постановкасы беркемне дә битараф калдырмады.
Күңелле җырлар һәм җылы сүзләр яхшы кәеф тудырды, балаларга да, өлкәннәргә дә бик күп уңай эмоцияләр бирде.
Чыганак: мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев