Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районының «Умные дети» бакчасы балалары «Акыллы уеннар» турнирында чыгыш ясады

Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында өченче республика «Акыллы уеннар» турниры узды.

 

  Бу — балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен авторлык белем бирү программасы. Ул традицион өстәл уеннарын һәм заманча белем бирү технологияләрен берләштереп, уен аша туган телне өйрәтә. Татарстанда әлеге программа буенча 150 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе эшли.Ел дәвамында балалар бу уеннарны үзләштерәләр, һәм эчке ярышлардан соң иң яхшы нәтиҗә күрсәткән нәниләр республика чемпионатына юл тота.           Быелгы фестиваль бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеена багышланган иде.Столбище (Усады) «Умные дети» балалар бакчасының 9нчы төркеме нәниләре Илсаф Исламов һәм Кәрим Фәхретдинов, тәрбиячеләре Илсөя Яруллина җитәкчелегендә, өстәл уеннары буенча өченче республика чемпионатында катнаштылар. Балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Фото: Столбище (Усады) «Умные дети» балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев