Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районының унынчы сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү чараларында катнашалар

Һөнәри юнәлеш бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Лаеш муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең өлкән сыйныф укучылары Казан югары уку йортларына йөриләр.

Академик В.И. Андреев исемендәге Олы Кабан мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында булдылар. Башта яшүсмерләр РФ ЭЭМ КЮД турында мәгълүмати фильм һәм Казанда уздырылган "Җиңү варислары"VII хәрби-спорт җыены турында видеоролик карадылар.

Аннары укучыларга институтның тарихы һәм укырга керү тәртибе турында сөйләделәр. Балалар институтның укыту-матди базасы, уку аудиторияләре белән таныштылар, шулай ук институт музеенда һәм Сугышчан Дан залында булдылар.

Фото: академик В. И. Андреев исемендәге Олы Кабан мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев