Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш шәһәре башлыгы сайланды

Лаеш шәһәре Башкарма комитетының утырышлар залында V чакырылыш Лаеш районы Лаеш шәһәре Советының беренче утырышы узды.

Автор фотосы.
Депутатлар көн тәртибен кабул иткәннән соң узган утырышта Лаеш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Елена Сюнина «Лаеш шәһәре» муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, Лаеш шәһәре советына 15 депутат сайланган, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий Дементьев та бар. Ул МХО уздыру урыныннан видеоэлемтә режимында утырышта катнашты.

Аннары депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән Лаеш шәһәре башлыгын сайладылар. Ул депутат Илдус Зарипов булды.

Илдус Фатыйх улы депутатларга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Лаеш районы республикада социаль-икътисадый үсеш буенча тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарда тора. Ул шулай ук шәһәр инфраструктурасын алга таба яхшырту планнарын да әйтте.

Утырыш барышында сайландылар:
• Лаеш муниципаль районы Советында Лаеш шәһәре вәкиле — Валерий Изибеков;
• Лаеш шәһәре башлыгы урынбасары — Зөлфия Газизуллина.

Моннан тыш, утырышта Лаеш шәһәре Советының даими комиссияләрен төзү һәм Лаеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү мәсьәләләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш шәһәре башлыгы сайланды