Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш техникумында «Абилимпикс» төбәк чемпионаты старт алды

Лаеш техник-икътисад техникумында Татарстан Республикасының инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс — 2026» төбәк чемпионаты тантаналы рәвештә ачылды.

— Без катнашучыларны һәм аларның осталыгын ике компетенциядә («Социаль эш» һәм «Пилотсыз очу аппаратлары операторы») бәяләячәк экспертларны сәламлибез, — дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга техникум директоры Мария Кузнецова.
Алып баручылар билгеләп үткәнчә, быел чемпионат Татарстанның 15 шәһәрендәге 37 уку йорты базасында 130 компетенцияне үз эченә ала. Ярышларда 1500гә якын конкурсант катнашачак, ә аларның осталыгын 600дән артык эксперт бәяләячәк.
«Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты ярдәмендә чемпионат елдан-ел масштаблырак һәм төрлерәк була бара. Яңа юнәлешләр барлыкка килү күбрәк кешегә үз талантын ачарга, яңа белемнәр алырга һәм файдалы танышлыклар урнаштырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев